Кукмарада терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда терактлар нәтиҗәсендә илебездә һәм Европа илләрендә туган кискен хәл уңаеннан, терроризмга каршы кичекмәстән чаралар күрү мәсьәләләре каралды. Районда бу юнәлештә башкарылучы эшләр, оешма-предприятие җитәкчеләре алдында торган бурычлар турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев чыгыш ясады. Утырышны район башлыгы Сергей Димитриев алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International