Кукмара егете Айрат Галимов Россиянең иң яхшы парикмахеры булды

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

26 яшьлек райондашыбыз Айрат Галимов Trend Vision Award халыкара конкурсында катнашып, җиңүче булды. Ул 22 ноябрьдә бәйгенең Берлинда узачак финал өлешендә Россияне тәкъдим итәчәк.

Айрат Кукмара 4нче мәктәбендә белем алган. Ул кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Иң элек Кукмара балалар сәнгать мәктәбен, моннан алты ел элек Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлаган егет үзен кайчан да булса парикмахер булырмын, халыкара бәйгедә җиңү яулармын дип уйламагандыр да. Армиядән кайтканнан соң Айрат Казанда биш айлык парикмахерлык курсларын тәмамлый һәм матурлык салоннарының берсендә эшли башлый. Кыска гына вакыт эчендә ул үз эшенең остасына әверелә. Моны якташыбызның конкурста катнашып, җиңү яулавы да раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International