"Зилант" спорт мәктәбендә әниләр көненә багышланган чара үтте

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

18 ноябрь көнне “Зилант” спорт мәктәбендә әниләр көненә багышланган спорт чарасы үтте. Чара спорт мәктәбе директоры Рөстәм Файзуллинның котлавы белән башланып  китте.  Волейбол бүлегенә  йөрүче балалар (җит. Наилә Хабибуллина) концерт номеры белән чыгыш ясадылар. Аннары әниләр арасында волейбол ярышы башланып китте. Киеренке көрәштән соң “Ракета” командасы җиңү яулады. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.Мондый очрашуларны традициягә кертеп җибәрергә дигән фикер әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International