Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева Трыш авылында яшәүче Сәләхова Мәгшия Сәләхетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.