20 ноябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, “Ромашка” гаилә клубының “Ата-аналар һәм балаларның хокуклары һәм бурычлары” дип аталган утырышы булды. Ул түгәрәк өстәл артына тәрбиягә авыр бирелүче балалар, һәм аларның ата-аналары чакырылган иде. Түгәрәк өстәл артына “Тылсым” үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре, ПДН һәм КДН инспекторы чакырылган иде.