Кукмараның ике көрәшчесе республика чемпионатында призлы урынга чыкты

2015 елның 22 ноябре, якшәмбе

Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда ир-егетләр арасында татарча көрәш буенча республика чемпионаты узды. Анда 50 командадан 428 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр арасында кукмаралылар да бар. 130 килограммлы үлчәү авырлыгында Ринат Дәүләтшин – өченче, 130 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Фәнил Исмәгыйлев икенче урыннарны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International