“Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әгиләр көненә багышланган “Ана бәхете” дип аталган кулдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе булды. Әлеге үзәктә ял итүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмәне хезмәт терапиясе инструкторы Шайдуллина Ленара оештырды. Камышлы авылыннан Калимуллина Нурфига һәм Зиатдинова Нурзидәләрнең эшләре һәркемдә соклану хисләре уятты.