“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Генераль советы Президиумы карары нигезендә, партиянең туган көне уңаеннан, бүген, 1 декабрьдә районда гражданнарны Бердәм кабул итү көне уза. Иртәнге сәгать 8.00дән сәгать 9.00гә кадәр район халын район башлыгы Сергей Димитриев кабул итте. Җирлек башлыклары, шулай ук төрле подразделение җитәкчеләре дә бүген халык белән очрашалар. Сәгать 14.00дән исә халыкны Татарстан дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кабул итәчәк.