Районыбыз удмуртларының милли-мәдәни автономиясе Урта Комар авылы мәдәният йортында хисап-сайлау конференциясе уздырды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Анда кунаклардан Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры урынбасары Татьяна Ишматова, Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Валентин Романовлар катнашты. Конференция барышында оешма рәисе Рима Зайцеваның ел дәвамында башкарылган эшләргә хисабы тыңланды, идарәнең яңа составы һәм “Удмурт кенеш” берләшмәсенең XIII съездына делегатлар сайланды. Кукмарада удмуртларның милли-мәдәни автономиясен хәзер Ош.Юмья урта мәктәбе директоры Виталий Семенов җитәкләячәк. 2006 елдан әлеге вазыйфаны алып барган Рима Зайцевага “Удмурт кенеш” берләшмәсе Президенты Игорь Семенов исеменнән Рәхмәт белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International