Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына экскурсия

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

2015 елның 29 ноябрендә Район Башкарма комитетының опека һәм попечельлек бүлеге хезмәткәрләре Әниләр көне уңаеннан опекун әти-әниләргә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм  комедия театрына бару оештырды. Тормышчан, юморлы, чын кичерешле, мәхәббәт һәм яхшылык чагылган “Мәхәббәт баскычы”спектакле беркемне дә битараф калдырмады. “Мондый чаралар ешрак булсын иде. Алар безне берләштерә, районыбызда бердәм гаилә булып яшәвебезне сиздек” – дип әйтеп үтте әниләрнең берсе Сәлимә Бәдретдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International