2015 елның 30 ноябрендә “Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышлап “Матур әдәбиятта – ана образы” дигән темага тематик сәгать булып узды.
Ял итүче гражданнар алдында район китапханәсе хезмәткәре Сәлимова Тәскирә Харис кызы чыгыш ясады. Ул әниләргә багышлап язылган Фәнис Яруллинның, Роберт Миңнуллинның, Роза Хуҗиеваның, Радик Фәизовның, Харис Мостафинның лирик шигырьләрен укыды.