2015 елның 3 декабрендә “Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә социаль реабилитация үтүче гражданнар өчен тирә-якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәрләре экскурсиялеләрне элеккеге, ата-бабаларыбыз яшәгән заманга алып кереп киткәндәй булдылар. Алар белән элемтәгә кергән хисләр кичерделәр.
Социаль реабилитация үтүче гражданнар музейга элеккеге заман әйберләрен бүләк иттеләр. Музей хезмәткәрләре рәхмәт сүзе җиткерделәр, ул әйберләрнең музейда тиешле урыннары булачагын әйттеләр.