2015 елның 3 декабрендә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге ял итүче гражданнар өчен концерт оештырылды.
Концерт “Кукмара ш.т.п. Ч.Т. Айтматов исемндәге 1 нче татар гимназиясе” МББУ укучылары, Җәләлетдинова Д.Х. һәм Саматова З.Н. кебек педагог-оештыручылар көче белән әзерләнгән иде. Ял итүчеләр каршында 3 А сыйныфыукучылары чыгыш ясады, алар башкаруындагы җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр берсен дә битараф калдырмады һәм барысына да бик ошады.
Чара ахырында укучыларга спонсорлар әзерләгән бүләкләр тапшырылды.