Тизрәк, Биегрәк, Көчлерәк!

2015 елның 4 декабре, җомга

2015нче елның 2 декабрендә “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” базасында       укучыларның   туристлык буенча белем  - күнекмәләрен камилләштерү, спорт осталыгын үстерү максатыннан, район командалары арасында җәяүлеләр туризмы буенча бәйге үткәрелде. “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” һәм  “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” тарафыннан оештырылган әлеге ярышларда районыбыздагы 10 гомуми белем бирү мәктәбеннән кече һәм өлкәннәр төркеменнән торган 13 команда катнашты.

Катнашучылар түбәндәге этаплар буенча үз осталыкларын күрсәттеләр: төен бәйләү, страховка ярдәмендә биеклеккә менү һәм төшү, спорт ысулы ярдәмендә дюльфер белән төшү, авыш асылынма аша узу, асылынма каршылыкны узу, бүрәнә буйлап хәрәкәт итү.

Барлык этапларны үткәннән соң, урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кече яшьтәгеләр төркеме:

1 урын - “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” командасы (җитәкчесе Белянин А.А.);

2 урын “Кукмара №4 гомуми белем бирү мәктәбе” (җитәкчесе Шагабиев А.М.);

3 урын - “Село Чура гомуми белем бирү мәктәбе” командасы (җитәкчесе Афанасьев А.Н.).

Өлкәннәр төркеме:

1 урын - “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” командасы (җитәкчесе Белянин А.А.);

2 урын - “Село Чура гомуми белем бирү мәктәбе” командасы (җитәкчесе Афанасьев А.Н.).

3 урын - “Урта Комар гомуми белем бирү мәктәбе” командасы (җитәкчесе Туктаев В.Л.).

Кукмара муниципаль районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” дирекциясе, ярышларны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” директоры Л.С.Камаловага, физик тәрбия укытучысы А.А.Белянинга һәм хореограф Л.Р.Әюповага олы рәхмәтен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International