“Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Асхатзянов Руслан Айратовичның (1993 елда туган, 3 группа инвалид) иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Руслан “Оригами” стилендә ясалган эшләнмәләрен тәкъдим итте. Күргәзмәнең бизәге – Кол Шәриф мәчете һәм аккош булды.