Инвалидлар декадасы кысаларында, 8 декабрь көнне “Зилант” спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Спорт равных возможностей» дигән чара үтте. Әлеге чара “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәге балалары өчен чын бәйрәм булды. “Күңелле стартлар” формасында үткән ярышта балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Барлык катнашучыларга да яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.