11 декабрьдә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Күңелле футбол" спорт ярышы уздырылды.
Анда 15 елдан артык дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнүче "Сәламәтлек" командасы әгъзалары катнашты. Алар 6 кешедэн торган "Динамо" һәм "Спартак" командасында ярыштылар. Әлеге чара спортчылар күңеленә хуш килде, рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм чын күңелдән көлделәр. Голлар саны буенча "Динамо" командасы җиңү яулады. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.