Манзарас мәктәбендә район ветераннар советының хисап җыелышы узды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Конференция эшендә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Хәбир Иштирәков, башлангыч оешма җитәкчеләре, президиум әгъзалары, җирлек башлыклары, чакырылган кунаклар катнашты. Очрашуда ветераннар Советы һәм ревизия комиссиясенең ел дәвамында башкарылган эшләре тыңланды, исәп-хисап мәсьәләләре турында фикер алышынды, максат һәм бурычлар билгеләнде, район ветераннар оешмасының яңа составы сайланды. Район ветераннар советы рәисе итеп алдагы биш елга кабат Мияссәр Мансуров сайланды.

Ветераннар советының актив әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International