Яңа ел алдыннан Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары, төрле техникалар кулланып чыршылар ясадылар. Чыршылар төрле материалдан ясалган иде: кәгазь, җеп, мишура ...
Шулай ук, сәнгать мәктәбе стенасы да укучылар куллары белән ясалган эшләнмәләр белән бизәлде. Л. Низамова һәм Г. Исхакова җитәкчелендә эшләнгән эшләнмәләр искиткеч матур булып чыктылар.