Район Мәдәният йортында район башлыгының чыршы бәйрәме булды. Бу чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары–фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган ятим балалар чакырылган иде. Районыбыз башлыгы Сергей Димитриев аларны бәйрәм белән котлады.
–Төрле ярышларда, конкурсларда районыбыз данын яклыйсыз. Җиңүләрегез белән аның үсешенә зур өлеш кертәсез. Тырышлыгыгыз, җиңүләргә омтылышыгыз, уңышларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмассыз, дип ышанам,-диде ул.
Бәйрәмдә 150 укучы катнашты. Алар сәнгать мәктәбендә укучылар көче белән оештырылган концерт, театральләштерелгән тамаша карадылар.