“Кукмара” агрофирмасының “Правда” бүлекчәсендә семинар узды

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

“Кукмара” агрофирмасының “Правда” бүлекчәсендә унбер айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Бу чарада катнашкан район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары техника ремонтының барышы белән таныштылар. Районда игенчелек тармагында уңышлы эшләп килүче “Тойма” ширкәтенең агрономы Мөнир абый Галимҗанов әлеге өлкәдәге тәҗрибәләре белән уртаклашты. Семинарның икенче өлеше Зур Кукмара мәдәният йортында Яңа ел табыны артында дәвам итте.

-Узып баручы елда авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышларыбыз, күрсәткечләребез игътибарга лаек. Алдынгы хуҗалыклар - безнең горурлыгыбыз. Киләсе 2016 елда барлык теләкләребез кабул булып, тагын да зуррак үрләр яуларга насыйп булсын. Бәйрәм белән! – диде район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International