Район башлыгы Кукмарада яшәүче Мәймүнә апа Мофахарованы 95 яшьлеге белән котлады

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Кукмарада яшәүче Мәймүнә апа Мофахаровага бүген 95 яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Мәймүнә апа Вятка Аланы районының Сасмак авылыннан. Ул гомер буе күмәк хуҗалыкта эшләгән. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, бер улы, бер кызы инде вафат.

Юбиляр бүгенге көндә кияве Рәис, кызы Гөлфирә гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.

-Әни кул эшләренә бик оста, матур итеп башмаклар бәйли. Аллага шөкер, зиһене ачык, күзләре яхшы күрә, хәтта газеталарны да күзлексез укый. Безгә ул бик кирәк, - ди Гөлфирә ханым.

Бәйрәмегез белән сезне, Мәймүнә апа!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International