Кукмара мөселман мәдрәсәсендә дини викториналар үткәрелде

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан мөфтияте тарафыннан 2015 ел татар дин галимнәре елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Кукмара мөселман мәдрәсәсендә дин галимнәре, мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Апанаевлар иҗатына багышланган викторина узды. Анда 2,3,4 сыйныф төркемнәре катнашты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дини китаплар бирелде.

Мәдрәсә шәкертләре – 1,2,3 төркем кызлары һәм малайлары  арасында исә Мәүлит аена, Пәйгамбәребез тормышына багышланган дини викторина уздырылды. Бу чарада җиңүчеләр һәм актив катнашучылар шулай ук истәлекле бүләкләр, дини китаплар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International