Кукмаралылар Казанда узган “Милләт аналары” дигән форумда катнашты

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Казан милли-мәдәни үзәгендә татар мөселман хатын-кызларының  “Милләт аналары” дигән форумы узды. Аның максаты – рухи-әхлакый, милли-мәдәни юнәлештәге проектларны тәкъдим итү, балалар һәм яшьләр белән эшчәнлекне арттыру ысулларын камилләштерү, радикаль агымнарга каршы тору, җәмгыятьне рухи яктан сафландыру юлларын билгеләү иде. Әлеге чарада  безнең районнан мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлсинур Әхсәнова, берлек әгъзасы Рузилә Мәҗитовалар катнашты.  Форумда шулай ук республика мөслимәләр оешмасының 20 еллыгы билгеләп үтелгән, узган гасырларның мәгърифәтче хатын-кызлары искә алынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International