“Строй-Гарант” оешмасы генераль директоры Илсур Шәриповка “Үрнәк салым түләүче” милли сыйфат билгесе дигән медаль тапшырылды

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Районыбызның “Строй-Гарант” оешмасы тарафыннан быел зур күләмле төзелеш эшләре башкарылды. Нәтиҗәле эшчәнлеге һәм үз бурычларын намус белән башкаруы өчен әлеге компания быел Россиянең иң яхшы салым түләүчеләре исемлегенә һәм илнең  намуслы салым түләүчеләрнең Бердәм федераль реестрына кертелде. Идарә итүнең нәтиҗәле структурасын булдыруы һәм икътисадка зур өлеш кертүе өчен оешманың генераль директоры Илсур Шәриповка “Үрнәк салым түләүче” милли сыйфат билгесе дигән Мактаулы медаль тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International