34 градуска кадәр салкынайта

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1-3 гыйнварда һава температурасы сизелерлек түбән төшәчәк.

Һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә – 18-23, аязган вакытта 30 градус салкын булачак. 1-2 гыйнварда республиканың көнчыгыш чигендәге районнарда 32-34 градуска кадәр суыта. Бу көннәрдә максималь һава температурасы – 16-22, 1 һәм 2 гыйнварда көнчыгыш районнарда 25 градус салкын булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International