Район башлыгы Сергей Димитриев Рәфыйк Рәүфовны 75 яшьлек юбилее белән котлады

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Рәфыйк Рәүфов Татар Толлысы авылында яши. Ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, районга эшкә кайта, 1976-78 елларда “Заветы Ильича”, 1978-2006 елларда “Яңа тормыш” колхозларында рәис булып эшли. Юбиляр фидакарь хезмәтләре өчен орденнар белән бүләкләнә, Россиянең, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә ия.

Рәфыйк Рәүфовны күркәм юбилее белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International