Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркында (4нче мәктәп янында) “Кукмара итекләре” фестиваль-ярминкәсе үтте. Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады; спорт бәйгеләре (чаңгы узышлары, итекле минифутбол), конкурслар, балалар өчен халык уеннары, әйлән-бәйлән, Кыш бабай һәм Кар кызы белән флешмоб; зур бәйрәм концерты; киез итек-киез эшләнмәләрне, авыл хуҗалыгы товарларын, сувенирлар, кулинар эшләнмәләр сату оештырылды; кулдан ясалган чаналар конкурсына нәтиҗә ясалды.