Әсән-Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфыйкова, Бөтендөнья рәхмәт көне уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Иң тәмле сүз-рәхмәт” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Китапханәче балаларны “рәхмәт” сүзенең килеп чыгышы белән таныштырганнан соң, аларны куллана белергә өйрәтте.