Район Башлыгы Сергей Димитриев Яңа Сәрдек авылында яшәүче Фатхрахманов Фоат абыйны 90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, җирлек башлыгы Илгиз Набиев тәбрикләде.