Кукмара районында кичә “Качману” бәйрәмен билгеләп уздылар

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә христиан дине вәкилләре “Качману” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Югары Чура авылында оештырылган бәйрәмдә халык аеруча күп иде. Кемнәрдер ул көнне бәкедә су чумынды, кемнәрдер коймак белән кайнар чәй эчте, спорт уеннарында катнашты, җырлап-биеде. Кызыл Тау авылының “Тиңдәшләр” фольклор ансамбле бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International