Туембаш авыл җирлегендә 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Халык җыенында район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты. Туембаш - эшмәкәрлек чәчәк аткан, милли һәм дини гореф-гадәтләр нык сакланган авыл. Узган ел да биредә дәүләт программалары, үзкертем акчалары һәм иганәчелек ярдәме кысаларында күп эшләр башкарылган. 2016 ел биредә чәчәк елы дип игълан ителеп, быел авылларны тагын да төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International