Ятмас Дусай, Нырты авыл җирлекләрендә халык җыены үтте

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Ул җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыклары Фирая Гарифуллина, Рафик Заһидуллин, участок инспекторы Николай Иванов, “Сөт иле” җәмгыятенең “Дружба” агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хаҗиев, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллиннар, шулай ук Ятмас Дусай җирлегенең янгын сүндерү бүлекчәсе  җитәкчесе Нурулла Галиев, Нырты урта мәктәбе директоры Зефир Хөсәиновлар  чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International