Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова, Россиядә кино елы булганлыктан, төрле катлам китап укучылар өчен, Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәре буенча төшерелгән, “Бибинур” фильмын карауны оештырды. Соңыннан китап укучыларны кино елына ясалган китап күргәзмәсе белән таныштырды.