"Зилант" спорт мәктәбендә йөзү буенча ярышлар үтте

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

24 январь көнне “Зилант” спорт мәктәбендә йөзү буенча 2004 һәм яшьрәк балалар арасында ярышлар үтте. Ярышларда барлыгы 54 бала катнашты. 2007-2008 елгылар арасында 50м дистанциядә ирекле стильдә Хузина Азалия, Белянин Роберт җиңү яулады. 2006 елгы балалар арасында 100 м дистанциядә комплекслы йөзүдә җиңүчеләр – Рахматуллина Илзия, Малышев Дмитрий, 100 м дистанциядә ирекле стильдә  Рахматуллина Ильзия, Муртазин Ислам. 2004-2005 елгылар арасында 100 м -  комплекслы йөзүдә Саттарова Дилә, Рахматуллин Рашат, 100 м – ирекле стильдә – Саттарова Дилә,Динмухаметов Ислам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International