Манзарас мәктәбендә һәм “Ялкын” спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды. Анда балалар бакчалары һәм мәктәпләрдән 456 хезмәткәр катнашты. Алар чаңгыда узышу, өстәл теннисы, дартс, шахмат, күңелле стартлар, идәннән тартылу, турникта күтәрелү, аркан тартышуда үзләрен сынады. Җиңүчеләр менә кемнәр:
Күңелле стартлар:
1 урын – Кукмара 3нче мәктәбе
2 урын – Туембаш мәктәбе
3 урын – Лельвиж мәктәбе.
Аркан тартышу:
1 урын – күппрофильле лицей
2 урын – Манзарас мәктәбе
3 урын –Янил мәктәбе.
Чаңгыда узышу (ир-егетләр)
1 урын – Кәримуллин Делюс, Лельвиж
2 урын – Мөхәмәтов Айнур, Кәркәүч
3 урын – Михайлов Алик, Түбән Үрәс.
Чаңгыда узышу (хатын-кызлар)
1 урын – Шакаева Татьяна, Лельвиж
2 урын – Шакирова Нурфия, Березняк
3 урын – Габделхәева Гөлнара, 4нче мәктәп.
Дартс (ир-егетләр)
1 урын – Хәсәнов Ринат, №9 балалар бакчасы
2 урын – Әхмәдуллин Илфат, Ядегәр
3 урын – Шәфигуллин Илшат, Манзарас; Төхбәтуллин Нияз, Зур Сәрдек.
Дартс (хатын-кызлар):
1 урын – Петрова Олеся, №3 балалар бакчасы
2 урын – Марданова Зөлфия, Зур Кукмара
3 урын – Салихова Ләйсән, күппрофильле лицей
Өстәл теннисы (ир-егетләр):
1 урын – Закиров Илнар, Зур Сәрдек
2 урын – Зайцев Сергей, Ош.Юмья
3 урын – Закиров Фәргать, Кәркәүч.
Өстәл теннисы (хатын-кызлар):
1 урын – Демьянова Виктория, Лельвиж
2 урын – Шакирова Лилия, Зур Сәрдек
3 урын – Закирова Сания, Сәрдекбаш.
Идәннән тартылу:
1 урын – Шакирова Нурфия, Березняк
2 урын – Мөхәмәтдинова Зөлфия, Туембаш; Мөхәмәтова Айгөл, №9 балалар бакчасы
3 урын – Гарипова Әлфия, Мәчкәрә.
Турникта күтәрелү:
1 урын – Кәримуллин Делюс, Лельвиж
2 урын – Хисмәтов Алмаз, Янил
3 урын – Михайлов Алик, Түбән Үрәс.
Шахмат (ир-егетләр)
1 урын – Хисмәтов Алмаз, Янил
2 урын – Ярмөхәмәтов Илшат, 3нче мәктәп
3 урын – Фәйзуллин Рифхат, Сәрдекбаш.
Шахмат (хатын-кызлар)
1 урын – Гәрәева Гөлшат, Сәрдекбаш
2 урын – Таҗетдинова Роза, Манзарас
3 урын –Александорова Майя, Нырья.
Спартакиаданы район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасының район советы, “Балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге” оештырды.