Сәрдекбаш китапханәчесе балалар белән дәрес уздырды

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Ленинград блокадасын тар-мар иткән көн уңаеннан, Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Набиева Гөлназ “Ләйсән” балалар бакчасы күчмә китапханәсе китап укучылары өчен “Ленинград блокадасы” турында презентация күрсәтте. Презентация барышында балаларга аңлаешлы итеп сугыш авырлыклары,шулай ук Ленинград блокадасы вакытында өстенлек иткән ачлык турында аеруча басым ясап сөйләнелде.Балаларга ипинең кадере турында,аннан башка яшәп булмаганлыгы аңлатылды.
Балалар үзләре дә әби-бабайлары,сугыш турында ишеткәннәрен берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр.Кече яшьтә генә булсалар да, сугышның нинди зур афәт икәнен бик яхшы аңлыйлар.
Соңыннан сугыш темасына багышланган буяр өчен рәсемнәр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International