Лубянда халык җыены үтте

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Кичә Лубян авыл җирлегендә районыбызның узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы узды. Җыелыш башланганчы район башлыгы Сергей Димитриев авылдагы хоккей тартмачыгында булып, техникум, авыл яшьләре, мәктәп укучылары арасында барган хоккей ярышын карады. Авыл мәдәният йортында булган җыелышта район башлыгы Сергей Димитриев,  җирлек башлыгы Рим Фәхрәзиев, урман көллияте директоры Афанасий Данилов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина, участок уполномоченные Руслан Сираҗетдиновларның чыгышлары тыңланды.  Очрашу район башлыгының авыл китапханәсендә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм көллият спортзалында “Атлант” спортклубында шөгыльләнүчеләр белән район җитәкчеләре арасында булган мини-футбол буенча турнир белән төгәлләнде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International