Манзарас авыл җирлегендә халык җыены үтте

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Манзарас урта мәктәбендә үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина һәм башка җитәкчеләр  чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International