Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Зур Сәрдек һәм Мәмәшир авыл җирлекләрендә узды. Ике төбәктә дә үзара салым акчалары хисабына юлларны рәтләү, урамнарны яңарту, уен мәйданчыклары булдыру кебек күләмле эшләр башкарылган. Зур Сәрдек җирлегендә халык һөнәрле булуы белән дә дан тота. Узган ел да эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, яшелчә үстерү, терлекчелек продукциясе сатудан һәр шәхси хуҗалыкка исәпләгәндә уртача 560 мең сумлык керем алынган.