Байлангар урта мәктәбендә үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Илфат Минегалиев, Байлангар урта мәктәбе директоры Хәтмулла Вәкказов, участок инспекторы Әмир Җиһаншин, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Талия Насыйбуллина, “Кукмара” агрофирмасы җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшиннар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.
Ризилә Корбанова