Кукмарада “Автоурындык” дигән акция үтте

2016 елның 5 феврале, җомга

Поселокның “Ләйсән” балалар бакчасында “Автоурындык” дигән акция уздырылды, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. Әлеге чараның максаты: ул-кызларын бакчага алып килгәндә автомобильләрен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган шоферларны ачыклау иде. Барлык әти-әниләргә дә “Юлларда - иминлек. Балаларга автоурындык” һәм “Игътибар - фликер” дигән белешмәләр таратылды. “Светофор” дигән бәйгедә җиңү яулаган Андреевлар гаиләсенә грамота һәм истәлек бүләге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International