Ош.Юмья җирлегендә халык җыены үтте

2016 елның 6 феврале, шимбә

Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, җирлек башлыгы Анатолий Рамазанов, мәктәп директоры Виталий Семенов, участок инспекторы Виталий Кусаев, “Әсәнбаш” агрофирмасының “Заря” бүлекчәсенең башкарма директоры Фәрит Сәләхетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфиналар чыгыш ясады. Район башлыгы Сергей Димитриев районда ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә план һәм бурычларга тукталды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International