Мамадышта 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабының финалы узды. Анда 10 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмараның “Ягуар” хоккей командасы беренче урынны алды. Командадан Таһир Хәмитов иң яхшы яклаучы (“Лучший защитник”) дип танылды. Хоккейчыларны ярышка тренер Илдар Ганиев әзерләде.