Зур Сәрдек авыл җирлегенең "Ак калфак" хатын -кызлар оешмасы Чишмәбаш авылы тарихына багышланган "Яшьлек эзләре буйлап" исемле кичә уздырды. Анда авыл тарихына багышланган бик күп истәлекләр яңгырады. Зур Сәрдек китапханәчесе Наилә Шакирова әзерләгән фотопрезентация, Мөнир Хисмәтов төшергән мәчетләр тарихы турындагы видеофильм, җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре чыгышы, кайткан кунакларның чыгып сөйләүләре һәм җырлаулары бу чараны онытылмаслык итүче сәбәпләр булдылар.
Рәмзия Хөсәенова хәбәре