“Шагыйрь һәм каһарман Муса Җәлил”

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Лубян авылы китапханәчеләре Сөембикә Камалова һәм Наталья Салова, югары яшьтәге мәктәп укучылары өчен, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап, “Шагыйрь һәм каһарман Муса Җәлил” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Алар укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты, “Моабит” дәфтәре тарихы, шигырьләре белән таныштырдылар. Китапханәчеләрнең сорауларына төгәл җавап бирүләре, укучыларның язучы турында тирән белемле булуларын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International