Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, Россиядә Кино елы уңаеннан, “Мультфильмнар иленә сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында ул балаларга мультфильм тарихы, аның килеп чыгышы хакында сөйләде. Соңыннан балалар белән берлектә мультфильм карау оештырылды.