Кукмарада “Ел укытучысы – 2016” бәйгесенең зона этабы узды

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Конкурсның зона турында Кукмара, Балтач, Арча, Теләче, Әтнә районнарыннан 15 укытучы көч сынашты.

-Укытучылар иң элек “Мин – укытучы” дигән эссэ яздылар, аннары үз фәннәре буенча дәрес, мастер-класс күрсәттеләр. Һәр хезмәт баллар белән бәяләнде. Бәйге соңында барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды, - ди район мәгариф идарәсе методисты Зилия Галиева.

“Ел укытучысы – 2016” бәйгесенең зона этабында районыбыздан Зур Кукмара мәктәбенең физика укытучысы Рамил Нигъмәтуллин, Кукмара 4нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рәмзия Зәкиева, Зур Сәрдек гимназиясе филиалыннан Фирдания Басыйровалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International