Олыяз һәм Нырья җирлекләрендә халык җыеннары үтте

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Халык белән очрашып сөйләшү Олыяз һәм Нырья авыл җирлекләрендә дәвам итте. Шунда ук “Урал” хуҗаылгының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Хуҗалыкта хезмәт хакы үзвакытында бирелә, салымнар үзвакытында җыела. Кыскасы, халык көр күңел, киләчәккә ышаныч белән яши.
Халык белән очрашып-сөйләшүдә район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты һәм бу төбәк халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Бу көнне алдынгы терлекчеләрне, механизаторларны, сәхнә түренә чакырып, аларга бүләкләр тапшырылды.

Лилия Нургалиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International