Каенсар авыл җирлегендә халык җыены үтте

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Каенсар авылы мәдәният йортында үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Илфат Мифтахов, мәктәп директоры Николай Данилов, участок инспекторы Расим Шакиров, район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Ленар Закиров, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Талия Насыйбуллиналар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.

Ризилә Корбанова хәбәре һәм фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International